16+

Җырчы МакSим ИВЛга тоташтырылган...

Коронавирус дип шикләнәләр, ләкин тест тискәре нәтиҗәләр күрсәткән.

Җырчы МакSим ИВЛга тоташтырылган...

Коронавирус дип шикләнәләр, ләкин тест тискәре нәтиҗәләр күрсәткән.

Казанда туып-үскән Россия эстрадасы йолдызы җырчы МакSим (Марина Абросимова) ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган, дип хәбәр итә РИА Новости. Алай гына да түгел, җырчы ясалма комага җибәрелгән. Коронавирус дип шикләнәләр, ләкин тест тискәре нәтиҗәләр күрсәткән.

Әле шушы көннәрдә генә җырчы Казанда чыгыш ясады. Кайбер мәгълүмат чараларында МакSимның Казанда Россия көнендә  чыгыш ясаганнан соң, исерек иде дигән сүзләр булды. Ул аягында көч-хәл белән басып торган һәм сакчылары сәхнәдән кулыннан тотып алып төшкән икән, дип тә яздылар. Әмма җырчының директоры бу сүзләрне кире каккан. “Ул авырый, хәзер ковидка тест бирде. Нәтиҗәләрен көтәбез”, - дигән  МакSимның директоры Маргарита Соколова. 

Җырчы сәхнәгә чыкканчы ук үзен начар хис иткән икән. Соколова үзе дә авырткан.Ул да коронавируска тест бирергә тели, диелде хәбәрдә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading