16+

Җырчы МакSим кома вакытында күргән төше турында сөйләде

Артистканың йөрәге ике тапкыр тукталган.

Артистканың йөрәге ике тапкыр тукталган.

Терелгәннән соң җырчы МакSим үзенең беренче интервьюсын биргән, артистка белән журналист Ксения Собчак сөйләшкән. Ул 12 июньдә Казанда концерт вакытында үзен начар хис итүе турында сөйләгән.

"Мин Казанда булдыммы? Мин моны бөтенләй хәтерләмим, очуымны да, концертны да, - дигән Марина Максимова. - Минем температурам бик югары, үз-үземне белештермәс халәттә идем. Өйгә кайтып җиттем дә, ашыгыч ярдәм чакырттым ".
Җырчы сөйләгәнчә, аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, ләкин ул ярдәм итә алмаган инде. Ул вакытта җырчыны ЭКМО аппаратына күчергәннәр.

"Үземдә тугыз яра санадым, муенда гына - дүртәү алар", дигән МакSим. Җырчы шулай ук теге дөньяда да тормыш булуына ышануын белдерде.
"Табут капкачын япкач та, тормыш тукталмый, ә башлана гына. Мин комада булганда, бөтенләй башка чынбарлыкка эләктем. Үзем гүя аңымда да идем, - дип сөйләде Марина Максимова. - Үземне очышта сыман итеп тойдым, миңа бик рәхәт иде. Үлем куркынычы да юк иде. Безнең өчен күккә юл ябык, диде бер тавыш. Мин ниндидер сәер кабинада аска төшә башладым, анда кыш булып чыкты. Анда бер-берсенә салкын су сибүче кешеләр бар иде. Миңа су сибә башладылар, ә мин салкынлыкны тоймадым. «Күрәсең, аның өчен гыйбадәт кылалардыр» дигән сүзләрне ишеттем. Аннары миңа: «Синең белән саубуллашырга телиләр», - диделәр. Без тагын өскә күтәрелә башладык, анда кояш, ниндидер рычагка бастык һәм без бик зур тизлек белән аска төшә башладык. Һушыма килгәндә, ике тапкыр йөрәгем туктап алды дип сөйләделәр".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Терелэ генэ курэсен, яшь кеше, Аллах ярдэм белэн терелер, Аллабирса, тошлэре эйбэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кунеле эйбэт кеше генэ курэ андый тошлэр

      Мөһим

      loading