Максим Казанда чыгыш ясаганнан соң аның хакында исерек иде дигән сүзләр булгалады.
Скопировать ссылку
Максим Казанда чыгыш ясаганнан соң аның хакында исерек иде дигән сүзләр булгалады.
Кайбер мәгълүмат чаралары җырчы МакSим Казанда Россия көнендә чыгыш ясаганнан соң, исерек иде дигән сүзләр булды. Ул аягында көч-хәл белән басып торган һәм сакчылары сәхнәдән кулыннан тотып алып төшкән икән, дип тә яздылар.
Әмма җырчының директоры бу сүзләрне кире каккан. “Ул авырый, хәзер ковидка тест бирде. Нәтиҗәләрен көтәбез”, - дигән МакSимның директоры Маргарита Соколова.
Җырчы сәхнәгә чыкканчы ук үзен начар хис иткән икән. Соколова үзе дә авырткан. Иртәгә ул да коронавируска тест бирергә тели, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар
0
0
Ну хэзер отмазкалар таба башлыйлар инде?
0
0