16+

Җырчы Рената Тей җанатарларына мөрәҗәгать белән чыкты

Бик куркыныч юл һәлакәтенә юлыккан ире Сәгыйрьнең хәле турында җырчы әледән-әле инстаграм сәхифәсе аша җанатарларына хәбәр итеп тора. Бу юлы мөрәҗәгатенең сәбәбе - ярдәм сорау.

Бик куркыныч юл һәлакәтенә юлыккан ире Сәгыйрьнең хәле турында җырчы әледән-әле инстаграм сәхифәсе аша җанатарларына хәбәр итеп тора. Бу юлы мөрәҗәгатенең сәбәбе - ярдәм сорау.

«Дусларым! Барыгызга да ярдәм итүегез, изге, ихлас сүзләрегез һәм теләкләрегез өчен рәхмәт белдерәм. Соңга чаклы мин барысын да мөстәкыйль хәл итәргә тырыштым. Ләкин мин сезгә ярдәм сорап, мөрәҗәгать итәргә теләгән вакыт җитте. 

Безгә ярдәм кирәк. Кызганычка каршы, озак вакыт түләүсез дәвалануга рөхсәт юк, һәм хәзер безгә түләүле тернәкләндерү аша узарга туры килә. Атнасына минем 40 меңгә якын акча сарыф итәм. Тулысынча терелгәнче, безгә күпме вакыт кирәк булыр, билгесез. Без теләсә нинди финанс ярдәменә шат булачакбыз. Сәгыйрьнең тернәкләнәсе һәм тулы канлы тормыш белән яшисе килә. Ул һәрберегезгә ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәчәк. Шуңа күрә без иремә ярдәм итү өчен акча җыюны ачабыз. Сезнең аңлавыгызга һәм ярдәмегезгә өметләнәбез», -  ди җырчы. Инста дуслары арасында күп санлы яклау һәм ярдәм тапкан. Әмма, шул ук вакытта "менә бит, үзе косметикага акча таба белгән, шундый бизәнгән йөз белән ничек йөри", диючеләр дә табылган. Шунда ук җырчыны яклап, ачулы язма язучыга карата тәнкыйть белән чыгучылар да табылган. 

«Мин сезнен ирегезне һәм сезне больницада курдем, бик тә аңлыйм хәлегезне (әле дә хәтерлим аның минем күзләремә караганын) Ходай ярдәменнән ташламасын, сезгә көч һәм сабырлык бирсен»;

«Инде икенче көн язам да бетерәм. Чөнки бу бик аянычлы хәл. Бер генә минутка үземне сезнең урынга куям да, куркып китәм. Бу, бик куркыныч. Синнән берни дә тормавы күңелгә тия. Биредә бары тик көтәргә һәм өметләнергә кала. Сәгыйрьне бары бер тапкыр гына күрдем. улыгыз белән иде.  Алар сез чыгыш ясаган вакытта сокланып, читтән генә карап тордылар. Бәхетле гаилә...һәм менә бер мизгел...Ни аяныч. Без сезнең белән»., -  дип күпсанлы шәрех калдырган Рената Тейның җанатарлары. 
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Друзья! Я очень благодарна всем Вам за поддержку, за добрые, искренние слова и пожелания?? ⠀ До последнего я все старалась решать самостоятельно. Но настал тот момент, когда я хочу обратиться к Вам за помощью?? ⠀ Я знаю, что сейчас не самые лучшие времена для всех, но ситуация такова, что нам нужна поддержка. К сожалению длительное время находиться на бесплатном лечении не разрешено, и сейчас нам приходится проходить платную реабилитацию. В неделю у меня уходит около 40000₽. И не известно сколько ещё нам понадобится времени до полного восстановления. ⠀ Мы будем рады любой финансовой поддержке. Сагир очень сильно хочет восстановиться, и жить полноценной жизнью. Я знаю, он будет благодарен каждому из Вас за поддержку. ⠀ Поэтому мы открываем сбор средств в помощь Сагиру?? Очень надеемся на ваше понимание и поддержку?????? ⠀ Номер карты для перечисления 2202 2002 2794 1349 (Рузиля Ринатовна С.)

Публикация от Рината Тэй (@rinata.tei)


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading