Җырчы, композитор Леонид Агутинга кичекмәстән операция ясаганнар. Танылган шәхес аягы авыртуга зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән булган. Әмма табиблар Агутинда тромблар булганын ачыклаган һәм кичекмәстән операция ясаган. "Бар да яхшы узды. Күзәтү астында ятам. Бу озакка түгел дип вәгъдә иттеләр. Әмма мин эшсез ята алмыйм",- ди 55 яшьлек җырчы. Операция ясату сәбәпле, Агутин гыйнвар башындагы концертларын күчергән, дип яза "Аргументы и факты".
Комментарийлар