16+

Йөрәк авыруларын җиңдек, яман шеш калды

Узган ел Казанда 20 532 бала туган, бу исә 2014 ел белән чагыштырганда 1692гә күбрәк. Соңгы җиде ел дәвамында Казанда туучылар саны арта, ә үлүчеләр саны кими икән.

Узган ел Казанда 20 532 бала туган, бу исә 2014 ел белән чагыштырганда 1692гә күбрәк. Соңгы җиде ел дәвамында Казанда туучылар саны арта, ә үлүчеләр саны кими икән.

- Бу шәһәрдә медицина үсешен күрсәтә, ди Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин. Халык та сәламәтьлегенә игътибар итә башлаган.

Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр 2014 ел белән чагыштырганда 5,4%ка, миокарда инфарктыннан 28%ка, инсульттан 31 %ка кимегән. Хәзер табиблар алдында яман шеш белән көрәш мәсьәләсе тора. Чөнки быел рактан үлүчеләр саны 4%ка арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading