16+

«Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!..»

«Әкият» курчак театрында премьера

«Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!..»

«Әкият» курчак театрында премьера

«Әкият» татар дәүләт курчак театры, татар әкиятләренә нигезләнеп ир-ат артистлар белән берлектә, «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!..» дигән яңа спектакль тәкъдим итә. Яңа тамашаны 28, 29 июнь көнне карап булачак.

Хәзерге вакытта курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә, ә сәхнәдә тулы көчкә репетицияләр уза. Спектакльнең режиссеры – «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Светлана Дорожко.
«Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!..» спектакленең пьесасын, татар әкиятләренә нигезләнеп, Светлана Дорожко үзе язган. Пьесада төрле жанрлардагы биш әкият кулланылган. Болар – «Шомбай», «Өч күгәрчен», «Зөһрә кыз», «Батыр тегүче» һәм «Сандугач» әкиятләре. Пьесаны татарчага Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.


– Казанда спектакль куярга рәхәтләнеп ризалаштым. 2017 елда монда «Хаврошечка»ны куйган идем инде. Спектакль ике төркем белән чыгарылачак. Һәр куелыш өчен труппалардан бишәр ир-ат актерны сайлап алдым, – ди Светлана Дорожко.
Спектакльнең рәссамы – Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты Александр Алексеев. Татар халык көйләренә музыкаль комопзицияләр авторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Алёшина.
Режиссер куелышта этник уен коралларын – гөслә, курай, думбра, кубыз һәм дәфне кулланачак. Традицион көйләрне сайлау буенча фәнни консультант буларак командага Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров чакырылган. Ул артистларны этник уен коралларында уйнарга да өйрәтәчәк.
Ике телдә барачак спектакльдә Татарстанның аткзанган артистлары – Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Сергей Кузнецов, Дилүс Хуҗиәхмәтов, шулай ук Марс Гайфуллин, Эдгар Гайнуллин, Айвар Гыймаев, Илсур Минкеев, Нияз Садыков катнашачак.

0+

Дилия Шәязданова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading