16+

Ырым-шырымга ышанасызмы?

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

Ырым-шырымга ышанасызмы?

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

  • Өйдән чыгышыңа каршыңа буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый, чиләге тулы булса, киресенчә. Юлыңа ир-ат очраса, юл уңа дигән ышану да бар.
  • Тоз түгелсә – ызгыш-талашка.
  • Ишегалдында тыныч кына йөреп торган тавык-чебеш ду килеп йөгерешә, кыткылдый башласа, шулай ук, ызгышка.
  • Өйгә кош очып керү – начар хәбәргә.
  • Өйдән чыгып киткәч, нәрсәңнедер онытып, кире әйләнеп керсәң, юлың уңмый. Инде кергәнсең икән, чыгып китәр алдыннан көзгегә карарга яисә бер чеметем тоз кабарга кушалар.
  • Өстәлдән ипи валчыгын кул белән сыпырып алу – үзеңә хәерчелек теләү.
  • Бүләккә пычак ише очлы әйберләр бүләк итәргә ярамый, аралар бозыла.
  • Күршедән бик кирәк булса да тоз, сарымсак, суган ише әйбер алып торырга ярамый, ызгышка-талашка, хәерчелеккә юрыйлар. Бурычка тоз, сарымсак, суган биргән кеше ул әйберләрне кире алмасын.
  • Киемдәге ертык-сүтекне өскә кигән килеш тегү – бәхетсезлеккә, кайберәүләр хәтерсезлеккә дип тә юрый.
  • Берәр кеше белән араңны өзәсең килсә – булавка бир.
  • Кеше кулъяулыгын алырга ярамый, аның түгәсе күз яшьләре сиңа килә.
  • Чәчеңне үзең киссәң, гомерең кыска була.
  • Соңгы акчаңны кешегә бирсәң, акча керми.
  • Баш киемен, сумканы өстәлгә куйсаң, акча булмый.
  • Өйдә кара таракан, кырмыска барлыкка килсә, байлыкка.
  • Корсаклы вакытта баллы әйбер ашыйсы килсә – кыз бала туа диләр. Тозлыга тартса – малай.
  • Өстәл почмагына утырсаң, җиде елсыз өйләнмәссең яки кияүгә чыкмассың.
  • Имтиханга аяк киеме астына тимер биш сумлык салып барсаң, «бишле» аласың.
  • Юлны кара мәче киссә, юл уңмый.
  • Көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килә.
  • Бер көзгегә икең бергә карарга ярамый, ярың уртак була.
  • Ватык көзге кыйпылчыгына карасаң, чирлисең, бәла-казага тарасың.
  • Кечкенә сабыйны көзгегә каратырга ярамый, сакау кала, яки озак тел чыкмый.
  • Савыт-саба ватылса, бәхеткә.
  • Өйдә кителгән, ватык савыт-саба тотарга ярамый, бәхетсезлек китерә.
  • Миңе күренми торган җирдә булган кеше бәхетле була.
  • Элек баланы тугач ук бәхетле булсын дип әтисенең күлмәгенә төргәннәр.
  • Өй кыегына саескан кунса, хәбәр ишетәсең.
  • Идәнгә пычак төшсә – ир-ат кунак, чәнечке төшсә – парлы кунак, аш кашыгы төшсә – хатын-кыз, бал кашыгы төшсә бала-чага килә.
  • Яңа фатирга, йортка иң башта песи кертеп җибәрсәң – мул тормыш көтә.
  • Өйдән чыгышыңа каршыңа буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый, чиләге тулы булса, киресенчә. Юлыңа ир-ат очраса, юл уңа дигән ышану да бар.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading