16+

Югалган балыкчыны эзлиләр

Алабуга районында югалган балыкчыны эзләү эшләре алып барыла.

Югалган балыкчыны эзлиләр

Алабуга районында югалган балыкчыны эзләү эшләре алып барыла.

20 майда 10.20 сәгатьтә Алабуга районы бердәм дежур телефонына Кама елгасында ир-атның югалуы турында хәбәр ирешә.

1959 елда туган ир-ат Покровское авылы тирәсендә балыкка киткән җиреннән югала. Ашыгыч хезмәтләр урынына килеп җиткәч, биредә аның резина көймәсен һәм кармагын табып ала. Фаразлар буенча балыкчы югалган җирдә коткаручылар эшли, дип хәбәр иттеләр безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading