16+

Югалган гөмбәчене тапканнар

Чаллы янында югалган гөмбәчене тапканнар.

Чаллы янында югалган гөмбәчене тапканнар.

Волонтерлар урманга гөмбә җыярга китеп югалган ир-атны тапканнар. Аны дачасына кадәр кайтарып куйганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган кич ашыгыч хезмәтләрне (112) бердәм чакыру номерына гөмбә җыярга киткән ир-атның югалуы турында хәбәр кергән, ул дачасыннан гөмбә җыяр өчен урманга киткән һәм югалган. 69 яшьлек гөмбәчене Яр Чаллы коткаручылары һәм полиция хезмәткәрләре эзләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading