16+

Югалган кызның мәетен тапканнар: үги әтисеннән шикләнәләр

Кырымның Раздольненский районында берничә көн элек кыз бала югалган.

Кырымның Раздольненский районында берничә көн элек кыз бала югалган.

Район башлыгы Андрей Захаров баланың мәете чокырга күмелгән булуын ТАССка хәбәр иткән.
 
Баланың үги әтисе кече улы белән урамга чыгып киткәндә кызны өйдә калды дигән. Ә кайтканда ишек ачык, ә бала өйдә юк иде, дип сөйләгән.

Кызны хокук сакчылары, коткаручылар һәм волонтерлар эзләгән. Тикшерү барышында хокук сакчылары үги атаның кыз үлеменә катышы булганлыгын ачыклаган. Ул кызны үтергән һәм өйләреннән ерак түгел күмеп куйган. Ир балалар бакчасыннан балаларның документларын алып, юлын чуалтырга ниятләгән. Кызның югалуын полициягә хәбәр иткәч улы белән Украинага китеп котылмакчы булган. Тик аның эзенә вакытында төшеп өлгергәннәр.

Ир үз гаебен таныган һәм кызның кайда күмгәнлеген хокук сакчыларна күрсәткән.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading