16+

Югалган малайны 1 атна эзлиләр

Ул көнне Түбән Ташбукан авылында (әти-әниләре белән картәтисенә кунакка килгән җирдән) малай өйдән чыгып югала.

Югалган малайны 1 атна эзлиләр

Ул көнне Түбән Ташбукан авылында (әти-әниләре белән картәтисенә кунакка килгән җирдән) малай өйдән чыгып югала.

Баланың әти-әнисе, улларының югалуын абайлагач, аны эзли башлый, соңыннан хокук саклау органнарына хәбәр итәләр. “Кече яшьтәгене үтерү” маддәсе буенча җинаять  эше кузгатылган.

Волонтерлар исә, эзләүләрдә катнашкан кешеләрнең көннән-көн азаюын билгели.

“Мөгаен, күпләр малайны табуга өмет барлыгына ышанмый. Чыннан да, бу вакыйганың шатлыклы хәбәр белән тәмамлануына ышаныч көн саен кими бара. Беренче көннәрдә күп кешеләр җыелган штаб бушап һәм тынып калды.  Шулай да эзләүдә катнашучылар бар әле”, – дип белдерә “Лиза Алерт Башкортостан” эзтабарлары.

Әлеге вакытта эзләү шартлары начараю сәбәпле, Рөстәмне бары тик тәҗрибәле эзтабарлар гына эзли.

Малайның билгеләре: карап торышка 6-7 яшь, буе 116 см, уртача гәүдәле, күзләре коңгырт.

Рөстәм яшел төстәге куртка, кара яисә яшел трико, кара свитер, ак футболка, яшел резин итекләр, помпонлы кызыл шапка, яшел учлы төзелеш перчаткалары киеп чыгып киткән.

“Рөстәм хакында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрне Башкортстанның Гафури районы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Телефон номерлары: 8-927-94-93-155, 8-987-03-91-994, 02, 020, 002”, – диләр полициядә.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: http://omet-rb.rbsmi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading