16+

ЮХИДИ кисәтә: һава шартлары үзгәрә

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юлларда бозлавык булу сәбәпле, торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

ЮХИДИ кисәтә: һава шартлары үзгәрә

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юлларда бозлавык булу сәбәпле, торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Синоптиклар фаразларынча, 23 февральдә көндез һәм төнлә республика территориясендә кинәт салкынайта һәм температура 14 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык хасил булырга һәм автомобиль белән идарәне югалтырга мөмкин», – диелгән ведомство хәбәрендә.

ЮХИДИ йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда игътибарлы һәм сак булырга, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә. Машина йөртүчеләрне куркыныч маневр ясамаска, имин тизлек сакларга һәм каршы як полосага чыкмаска өндиләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юлларда авыр хәлгә юлыккан кешеләр тәүлек дәвамында 533-38-88 телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуын искәртә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading