16+

ЮХИДИ кисәтә: ерак юлларга чыкмагыз!

ТР ЮХИДИ һава шартларының начарлануы аркасында машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

ТР ЮХИДИ һава шартларының начарлануы аркасында машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Республика территориясендә юеш кар, буран һәм күз күреме начарлануын фаразлыйлар.

Шуңа бәйле рәвештә юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Бәхетсезлек очракларын һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен, Татарстан халкын ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга чакыралар.

Әгәр моны эшләү мөмкин түгел икән, кайбер кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Машина йөртүчеләргә каршы як полосага чыкмаска һәм куркыныч манёврлар ясаудан тыелып торырга кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading