16+

Юл билгеләрен кечерәйтергә җыеналар

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр. Юл билгеләренең үлчәме 40х40 сантиметрга кадәр кечерәйтелгән.

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр. Юл билгеләренең үлчәме 40х40 сантиметрга кадәр кечерәйтелгән.

Аерым очракларда аны тагын да киметү (35х35) күздә тотыла. Әлеге идеяне инде 2017 елда ук Мәскәү Хөкүмәте күтәреп чыккан иде. Иң беренче булып яңа юл билгеләре нәкъ менә башкалада кертелә башлады. Юл билгеләрен алыштыру урамнарның тышкы күренешен яхшырта дигән карарга килгән мәскәүлеләр. Кечерәйтелгән юл билгеләрен, юлда урын җитмәгән очракта, хәтта йортларга да урнаштырырга мөмкин булачак. Өстәвенә, алар арзанрак та. Соңрак әлеге эксперимент Санкт-Петербург шәһәре, Владимир, Калининград һәм Саратов өлкәләрендә үткәрелде. Тиздән ул Казанга да килеп җитәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading