16+

Юл билгеләрен кечерәйтәләр

Россиядә шәһәр урамнарындагы юл билгеләрен кечерәйтәчәкләр. Мондый карар юл куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясендә кабул ителде, дип хәбәр итә «Риа Новости».

Россиядә шәһәр урамнарындагы юл билгеләрен кечерәйтәчәкләр. Мондый карар юл куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясендә кабул ителде, дип хәбәр итә «Риа Новости».

Ел ахырына кадәр дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителергә тиеш. Аннан соң урамнардагы юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк булачак. Бүген аларның зурлыгы 70-90 сантиметр булса, киләчәктә киңлеге һәм биеклеге 40-50 сантиметрга кадәр кечерәйтеләчәк. Бу шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту, урамнарны артык «чүп-чар”дан арындыру максатында эшләнә.

Сынау рәвешендә Мәскәүнең биш урамында юл билгеләре инде үзгәртелгән. Шулай ук Санкт-Петербург, Владимир һәм Свердловскида да юл билгеләре кечерәйтелеп куелган урамнар бар. Тәҗрибәне бөтен ил буенча уздырырга ниятлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading