16+

Юл һәлакәтендә 25 яшьлек кызның гомере өзелгән

Машина йөртүченең тәҗрибәсезлеге һәм юл шартлары кеше үлеменә сәбәпче булган.

Юл һәлакәтендә 25 яшьлек кызның гомере өзелгән

Машина йөртүченең тәҗрибәсезлеге һәм юл шартлары кеше үлеменә сәбәпче булган.

Яшел Үзән районында кеше үлеменә сәбәпче булган юл һәлакәте булган. 

25 яшьлек кыз үлгән.  

28 февральдә, Волжсктан ерак түгел, Яшел Үзән юлында 15.30 сәгатьтә "Киа Рио" һәм "Газель" автомобильләре бәрелешкән. Беренчел мәгълүматларга караганда, җиңел автомобиль Яшел Үзән ягыннан хәрәкәт иткән, ниндидер мизгелдә автомобиль кар көртенә эләгеп, идарәне югалткан һәм каршы як полосага килеп чыккан, нәтиҗәдә каршы килүче йөк автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелү иномарканың пассажир ишегенә туры килгән. Җиңел машина руле артында 25 яшьлек кыз булган, алган җәрәхәтләрдән ул каза урынында үлгән, автомобиль салонында пассажирлар булмаган. "Газель" йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading