16+

Юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән

Бүген Чаллы — Әгерҗе юлында «Мазда» юл кырыена төшеп китеп әйләнгән.

Бүген Чаллы — Әгерҗе юлында «Мазда» юл кырыена төшеп китеп әйләнгән.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген авария Чаллы — Әгерҗе автомобиль юлында булган. Ханты-Мансийск автономияле округы номерлары булган «Мазда» җиңел автомобиле зур тизлек белән юлдан кюветка төшеп китеп әйләнгән. Машинада 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге алты яшь кеше булган.

«Һәлакәттә чит ил машинасының бер пассажиры һәлак булды. Калган биш кеше җитди җәрәхәтләр алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», - диде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Фото һәм чыганак:  tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading