16+

Юл һәлакәтендә өч полицейский үлгән

Владимир өлкәсендәге Камешков районы буенча полиция бүлегенең өч хезмәткәре Камешковода килеп чыккан авариядә һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Владимир өлкәсендәге Камешков районы буенча полиция бүлегенең өч хезмәткәре Камешковода килеп чыккан авариядә һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

27 ноябрьдә кичке унберләр тирәсендә 25 яшьлек егет йөрткән "Мазда 3" чит ил машинасы алда баручы "КамАЗ"га килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, 1987 һәм 1985 елгы ир-атлар каза урынында һәлак булган.

Мәрхүмнәрнең Камешков районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре булулары мәгьлүм, ул көнне аларның ял көннәре була.

Зур йөк машинасы йөртүчесе әлеге каза вакытында зыян күрмәгән.
Фаҗиганың нечкәлекләре тәгаенләнә. Владимир өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгында бу хәлне тикшерү өчен комиссия төзелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading