16+

Коточкыч юл һәлакәтендә ике бертуган егет һәлак булган

Татарстанда җиңел машина һәм трактор бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган.

Татарстанда җиңел машина һәм трактор бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган.

14 сентябрь көнне төнлә Кузайкино-Нурлат юл трассасында коточкыч фаҗига булган.

Киекле авылы янындагы Кузайкино—Нурлат трассасында юл һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Приора» машинасы авыл хуҗалыгы продукциясен ташучы тракторның прицебына килеп бәрелгән. «Лада»ның 29 яшьлек шоферы, 25 һәм 17 яшьлек ике бертуган пассажирлар һәлакәт урынында җан биргән. Трактор йөртүче зыян күрмәгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте. 

Юл-транспорт һәлакәте тиешле дистанция сакламау, тизлекне арттыру аркасында килеп чыккан. Шулай ук һәлак булган өч кеше дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
Хәзер авария сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.

Три человека погибли в результате столкновения легковушки и трактора в РТ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading