Алабуга янында вахта автобусы катнашында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат пәйда булды, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Юл һәлакәтендә Алабугада яшәүче 39 яшьлек күп балалы ана һәлак булган. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, өч кызы калган, аларга 7, 13 һәм 16 яшь.
Һәлак булучы һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы. Элегрәк «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында эшләгән. Эштән киткәннән соң, «Алабуга» МИЗ резидент-предприятиеләренең берсенә гөмбә җыючы булып урнаша. Анда шампиньон үстергәннәр. Яңа эшендә ул нибары бер генә көн эшләп калган…
Аны җирләү чыгымнарын предприятие үз өстенә алган. IGS AGRO предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Руслан Галәветдинов вакыйга булган урынга үзе барган, һәм ул вакытта хатын-кыз әле исән булган. "Ашыгыч ярдәм" бригадасы реанимация чаралары үткәргән. Әмма гомерен коткарып калып булмаган.
Автобуста ул утырган якка зыян килгән. Сменадан кайтучылар арасында салонда санитарлар, бригадирлар һәм гөмбә җыючылар булган.
Өч бала әнисе предприятиегә хезмәт хакы югары булганга урнашкан дигән фикер бар. Гөмбә җыючылар 60-70 мең акча алалар.
Галәветдинов сүзләренчә, һәлак булучының ире белән очрашу билгеләнгән, аңардан ипотека фатирына кагылышлы барлык документларны алып килергә кушканнар - предприятие гаиләнең ипотека кредитын вакытыннан алда ябу вариантын карарга әзер.
"Челнинские известия"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар