16+

Юлда ятса да, җанга якын

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов узган матбугат конференцияләренең берсендә урам юлларына, җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен, сүзләр дә язылачагы турында әйткән иде.

Юлда ятса да, җанга якын

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов узган матбугат конференцияләренең берсендә урам юлларына, җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен, сүзләр дә язылачагы турында әйткән иде.

- Юлларга татарча да язу ниятләнелмиме? - дип сорау биргән идем.
- Яхшы фикер, без моны уйлашырбыз. Татарстанда татар һәм рус телләре - дәүләт телләре. Юлларга татарча да язырбыз, - дигән иде Ленар Габдрахманов.
Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Вәгъдә – иман, дигән гыйбарә дә бар. ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе сүзендә тора торган кеше икән. Казанның Ирек мәйданында җәяүлеләр кичүендә “Внимание!” һәм “Игътибар!” дигән язуларга тап булдым. Әлбәттә инде, “Игътибар!” дигән язуга сөендем. Татарстанда яшибез, ләбаса. Җәяүлеләр дә кичүдәге язуны күргәч, туктап, як-ягына каранып ала.

Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, башкалада быелның 6 аенда җәяүлеләр катнашында 272 авария теркәлгән. Аларда 10 кешенең гомере өзелгән, 274 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган. Җәяүлеләр юл кичүләрендә дә сак булу зарур. Җәяүлеләр кичүләрендәге 121 юл һәлакәтендә быелның 6 аенда 4 кеше тапталып үлгән, 123 кеше имгәнүләргә дучар булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading