16+

Юлдагы сызыкларны сарыга буярга җыеналар

Россиянең транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов төбәкләргә капма каршы юнәлештәге юлларны аерып торган полосалараны сарыга буярга тәкъдим иткән, дип хәбәр итә “Известия”.

Россиянең транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов төбәкләргә капма каршы юнәлештәге юлларны аерып торган полосалараны сарыга буярга тәкъдим иткән, дип хәбәр итә “Известия”.

Баксаң, Скандинавия илләре тәҗрибәсен уртаклашырга булганнар икән. Белгечләр, сары төс теләсә нинди һава шартларында да күренә, машина йөртүченең игътибарын күбрәк җәлеп итә, дип саный. Бездә полосаларны аерып торган юл билгеләре әлегә ак төс белән күрсәтелә. Тукталышлар рөхсәт ителмәгән, вакытлыча кулланыла торган билгеләрне генә сары, кызгылт сары төс белән билгелиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading