16+

«Юлдаш» газетасын нәшер итүче Ранис Газизов вафат

Ранис Газизовка нибары 60 яшь иде.

Ранис Газизовка нибары 60 яшь иде.

Бик күңелсез яңалык. «Юлдаш» газетасын нәшер итүче Ранис Газизов вафат булган.

Бу хәбәрне “Матбугат.ру” хәбәрчесе раслады. "Ранис Рәхимҗанович бүген кичке биштә РКБда үлгән. Моңарчы ул коронавирус авыруы белән көрәшкән. Иртәгә Казан янындагы “Курган” зиратында җирләнәчәк", диелә хәбәрдә.

Ранис Газизовка нибары 60 яшь иде. Милләт өчен зур эшләр башкарган кеше ул. “Юлдаш” нәшриятында алар газета чыгарып кына калмады, күп кенә календарьлар, китаплар бастырды. Шулар арасында бик күп догалар китаплары, Коръән.

Чыганак: Матбугат.ру

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading