16+

Юллама бәяләре арта

«ВИМ-Авиа» компаниясе банкротлыкка чыгу сәбәпле, туристик юлламаларның бәясе 10-20 процентка артырга мөмкин, дип хәбәр итә «Ведомости».

«ВИМ-Авиа» компаниясе банкротлыкка чыгу сәбәпле, туристик юлламаларның бәясе 10-20 процентка артырга мөмкин, дип хәбәр итә «Ведомости».

Юлламалар бигрәк тә халык арасында популяр булган Төркия, Греция, Кипр һәм Россиянең Сочи белән Кырым курортларына үсәргә мөмкин. Россия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе әйтүенчә, «ВИМ-­Авиа» авиабазарның 15 процентын алып торган. Хәзерге вакытта аның кебек арзанлы билетка бер генә авиакомпания дә халыкны ташый алмый, ди ул. «Ведомости» язганча, «Вим-Авиа»ның Мәскәү - Анталия билетына уртача бәя 200 долларны тәшкил иткән. Бу, башка авиакомпанияләр белән чагыштырганда, ­сизелерлек арзан.

Россия авиациясе мәгълүматлары буенча, быел гыйнвардан августка кадәр «ВИМ-Авиа»ның пассажирлар ташуы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 31 процентка үскән һәм 1,8 млн пассажирга җиткән.

Рамил Мифтахов, Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты:

- «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясе хәтле күп рейслар башкарган, берьюлы 300дән артык кешене ташый алыр­лык самолетлары булган компания юк та. Әлегә аның юклыгы бик сизелми, чөнки туристлык сезоны бетеп бара. Әгәр дә киләсе елга аны алыштыра алыр-лык башка авиакомпания барлыкка килмәсә, бәяләр чынлап та артырга мөмкин. Кайбер эре туристлык агентлыкларының үз авиакомпанияләре бар. Алар, бәлки, рейслар санын арттыра алыр, шул рәвешле бәяләрнең күтәрелүенә юл куймас дигән ышаныч бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading