«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә 2023 елга ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде.
Фестиваль хәрәкәтләрен оештыручылар адресына тиешле хатны комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе җибәрде.
«Илебезнең мәдәни мирасын саклау, шулай ук яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү инициативаларының әһәмиятен исәпкә алып, 2023 елда ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнен заман» фестивальләренә тапшырылуы турында хәбәр итүемә шатмын", - дип хәбәр итте Орджоникидзе.
Комиссия секретаре билгеләп үткәнчә, еллар дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте, шулай ук «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале үзләрен Татарстан Республикасының миллионлаган талантлы балалары һәм яшьләре өчен ел саен кирәк булган проектлар буларак танытты.
«Сез төзегән проектларның яшь буынның иҗади үсешенә ярдәм итү буенча мөһим эшчәнлегенең дәвамлы булуы куанычлы. Һәр фестивальдә катнашучылар саны, конкурсантларның осталык дәрәҗәсе кебек үк, үзгәрешсез арта бара», - дип ассызыклады үзенең рәсми хатында Григорий Орджоникидзе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар