16+

Юрий Гагаринның хатыны вафат

Юрий Гагаринның тормыш иптәше Валентина вафат булган. Беренче космонавтның хатынына 85нче яшь була.

Юрий Гагаринның тормыш иптәше Валентина вафат булган. Беренче космонавтның хатынына 85нче яшь була.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Валентина Гагарина (кыз чактагы фамилиясе - Горячева) 1935 елның 15 декабрендә Оренбургта туган. "Фельдшер-лаборант" белгечлеге буенча белем алган. Пенсиягә чыкканчы Мәскәү өлкәсендәге Королев шәһәрчегендә очулар белән идарә итү үзәгендә хезмәт куя.

Юрий белән Валентина студент елларында танышалар. 1957 елда өйләнешәләр. Ире үлгәннән соң бер генә тапкыр да интервью бирми, соңрак "108 минут и вся жизнь" исемле истәлекләр китабы басытырып чыгара. Никита Хрущев тәкъдиме белән, беренче космонавт хатыны буларак, Ленин ордены белән бүләкләнә, соңрак Мәскәү өлкәсенең мактаулы гражданины исеменә лаек була.

Гагариннарның ике баласы бар: Елена һәм Галина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    хатыныда татарга ошаган тугелме?

    Мөһим

    loading