Бүген Татарстан парламентында "Бердәм Россия" фракциясе узып баручы елга йомгак ясады. Фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, республика парламентында күпчелекне тәшкил иткән "Бердәм Россия" партиясе депутатлары быел аеруча актив эшләгән. Сайлау алды компанияләре вакытында да алар иң нәтиҗәле эшләүчеләр булган.
- "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлаулар алдыннан игълан иткән "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" ватанпәрвәрлек эстафетасы барышында Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исеменнән катнашучы кандидатлар халык белән очрашты. Бермандатлы округ буенча сайланучы депутатлар да әлеге очрашуларда үзләре теләп катнашты. Сайлау алды агитацион программасы кысаларында "Бердәм Россия"нең мобиль иҗтимагый кабул итүләре эшләде. Булачак депутатлар белән очрашырга килгән халыктан барысы өч мең наказ кабул ителде. Аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең бер өлешен муниципалитетларга, федераль югарылыктагы хәл ителәселәре Дәүләт Думасы депутатларына, төбәк дәрәҗәсендәгеләре Президентка юлланды. "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре халык белән очрашулар уздыра, - дип сөйләде ул журналистларга матбугат конференциясендә.
Партиянең Татарстан бүлекчәсе утыздан артык партия пректын гамәлгә ашыра: аларның 23е - федераль, 9ы - төбәк проекты. Иң уңышлы проектлар арасында Юрий Камалтынов «Безнең кадерле ветеран», "Балалар бакчалары - балаларга", «Мәктәпкә җыенырга булыш», «Балалар университеты», "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек" һәм башкаларны аерып күрсәтте.
- "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән республикада спорт мәйданчыклары төзү актив бара. Барысы утыз мәйданчык төзеп тапшырылды. "Россия экологиясе" дигән яңа проект булдыру өстендә эшлибез, - ди фракция җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар