16+

Юрий Камалтынов: «Партиянең йөзе кызарырлык сәбәпләр юк»

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXIнче конференциясе булды.

Юрий Камалтынов: «Партиянең йөзе кызарырлык сәбәпләр юк»

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлекчәсенең XXXIнче конференциясе булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әлеге конференциядә чыгыш ясаганда:”Партиянең йөзе кызарырлык сәбәпләр юк”, - дип әйтеп үтте. Шулай да, Россиядәге пенсия реформасының партия рейтингын нык төшергәнен яшермәде ул.
- Партиянең рейтингы болай түбән төшкәне булмаган иде әле. Ләкин, реформа ясалмаса, пенсия системасы 5-7 елдан, гомүмән, җимерелгән булыр иде. Татарстанда гына да 1 миллион кеше пенсионер хәзер. Пенсиягә чыгу яшен озынайтмый мөмкин түгел иде,– дип аңлатты Юрий Камалтынов. – Башкарган эшләребез дә күләмле. Татарстан бюджетының 70 проценты социаль эчтәлекле. Юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә ел саен миллиардларча сум акча юнәлтелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзекләндерелә, фельдшер-акушер пунктлары төзелә.

 Милли проектлар кысаларында, Татарстанда 49 төбәк программасы расланган. Республикада быел милли проектларны гамәлгә ашыруга 21,3 миллиард сум билгеләнгән, шуның 16,7 миллиарды федераль бюджеттан.

- Милли программалар хисабына мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре төзелә һәм төзекләндерелә, юллар салына. “Бердәм Россия” партиясеннән сайланган депутатларның, партия әгъзаларының программа кысаларында башкарыла торган эшләрнең үтәлешенә ныклы контроле зарур,-диде Юрий Камалтынов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе утырышында милли проектларны гамәлгә ашыруда партия контроле урнаштыру турында карар кабул ителгән. Фракция әгъзасы-депутат үзе сайланган территориядә һәм бермандатлы округларда милли проектларның гамәлгә ашырылуын күзәтчелектә тотачак. “Бердәм Россия” партия әгъзаларын, шулай ук территорияләрдә яшәгән һәр кешене милли проектларның үтәлешен күзәтчелектә тотарга чакыра.

- Милли программаларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәлелеккә һәм куелган максатларга ирешәбез икән, димәк, шуның нигезендә халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрүгә ирешәчәкбез,-диде Юрий Камалтынов.

Казан җирле бүлекчәсе Секретаренең беренче урынбасары, башкарма секретарь Ольга Воронова  партиянең җирле бүлекчәсе “Ныклы гаилә”, “Тормыш сөючеләр”, “Борынгы Казан”, “Яр буе линиясе” проектлары эшчәнлегендә, балалар спорт мәйданчыклары төзелешендә актив катнашуы турында сөйләде. Коммерциячел булмаган җәмәгать оешмаларына булышлык күрсәтелә. Социаль эчтәлекле проектлары өчен җәмәгать оешмалары янә 35 миллион сум грант алган. Республикада грантлар ел саен бирелә, җәмәгать оешмаларының әлеге конкурска социаль эчтәлекле проектларын тәкъдим итүләре кирәк.

Казан шәһәр Думасында “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе җитәкчесе Фәнис Нурмөхәмәтов әйткәнчә, депутатлар милли проектларның гамәлгә ашыру барышын күзәтчелектә тота.

- Казанда балалар бакчалары җитми әле, шунлыктан балалар бакчалары биналары төзелешләрен күз уңында тотабыз. “Соловьиная роща” торак комплексында мәктәп һәм балалар бакчасы салына,  “Весна” торак комплексында да мәктәп төзелә, болар – бик мөһим объектлар. Җәмәгатьчелек мохите – әһәмиятле мәсьәлә. Әбсәләмов урамында “Ак чәчәкләр” скверы төзелеше бара. Скверның беренче өлешен халык яратып кабул итте. “Имин һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында, Габишев һәм Ю.Фучик урамнары юллары төзекләндерелә. Казанда “Дустанә сырхауханә” проекты гамәлгә ашырыла, монысы да халык өчен, – диде Фәнис Нурмөхәмәтов.

Казан җирле бүлекчәсе конференциясендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXнчы конференциясенә делегатлар сайланды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading