16+

Юрий Шатуновның соңгы җырының клибы чыккан

Юрий Шатуновның YouTube та чыккан «Каждому свое» җырын күпләр күрәзәчелек белән тиңләде.

Юрий Шатуновның YouTube та чыккан «Каждому свое» җырын күпләр күрәзәчелек белән тиңләде.

Артистны җирләгәннән соң икенче көнне «Каждому свое» дигән яңа җырының премьерасы булды. Роликны 709 меңнән артык кеше караган.

«Үзгәрешләр җиле куандыра. Менә мин дә, җиңел кош сыман, кичәге әсирлегемнән котылам. Канатларымны җәям дә, очып китәм. Тоткынлыкта үткәрелгән елларны искә төшерәсем килми", — дип җырлый Шатунов үзенең соңгы җырында.

Исегезгә төшерәбез, «Ласковый май» төркеме солисты, Башкортстанның Кумертау шәһәрендә туып-үскән Юрий Шатунов 23 июньдә Мәскәүдә вафат булды. Аңа нибары 48 яшь иде, аңа киң инфаркт диагнозы куйдылар. 26 июнь көнне җырчыны Мәскәүнең Троекурово зиратында җирләделәр. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading