16+

“Южный”дан диңгезгә

"Южный" автовокзалыннан 26 июндә Казан-Анапа-Геленджик-Казан туры ачылачак.

"Южный" автовокзалыннан 26 июндә Казан-Анапа-Геленджик-Казан туры ачылачак.

Россиянең кара диңгез ярларына шулай ук 4, 12, 20, 28 июлдә, 5, 13, 21 августта да китеп булачак. Тур 11 көнгә исәпләнгән. Бәясе олы кешегә 4600 сум, 12 яшькә кадәр балаларга 4000 мең сум. Анапага Казаннан 33 сәгатьтә, ә Геленджикка 36 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, 19 июньнән "Южный" автовокзалыннан Соль Илецктагы тозлы күлгә барырга да мөмкин. Әлеге популяр сәламәтләндерү туры 8 көнгә исәпләнгән. Автобуслар автовокзалдан һәр җомга саен 19.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Ә Соль Илецктан шимбә 16.00 дә кайтырга чыгачак. Тозлы күлгә барып кайту олылар өчен 1800 сум тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading