16+

«Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күр»

Казанда капиталь ремонттан соң, «Батыр» дзюдо үзәге ачылды. Аның ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул дзюдо буенча республика җыелма командасының күнегүләрен карады, тренерлар, яшь спортчылар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты.

«Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күр»

Казанда капиталь ремонттан соң, «Батыр» дзюдо үзәге ачылды. Аның ачылышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул дзюдо буенча республика җыелма командасының күнегүләрен карады, тренерлар, яшь спортчылар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, бу үзәк турында йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрергә кирәк.

– «Батыр» спорт үзәге зур яңарыш кичерде. Республикада шундый заманча, матур үзәк ачылуга шатбыз. Бездә самбо белән дзюдо зур үсеш алды, яңа тренерлар чакырылды, нәтиҗәләр дә бар. Токиода узачак Олимпиадага шушында тәрбияләнгән спортчыларыбыз да барыр дип ышанабыз. Яңа спорт йолдызлары кабынсын иде, – диде ул аның ачылыш тантанасында.

Бүген Казанда тагын ике спорт объекты ачылды. Аларның берсе – Юдинодагы боз сарае. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа боз аренасын ачу тантанасында хәбәр иткәнчә, Юдино торак массивы, спорт объектлары төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү нәтиҗәсендә, Казанның иң төзек почмакларының берсе булачак.
– Юдинода яшәү өчен һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыруда зур эш башкарылачак. «Россия тимер юллары» һәм Татарстан монда эзлекле рәвештә зур проектларны гамәлгә ашырачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Юдино» боз сарае кыска вакытта – ярты ел эчендә төзелгән. Спорт объекты алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча күнегүләр үткәрү өчен билгеләнгән. Моннан тыш, монда Юдино бистәсендә һәм якындагы Казан районнарында яшәүчеләр өчен тимераякта массакүләм шууны оештыру планлаштырыла. Боз аренасы ел әйләнәсе эшләячәк.

Олимпия резервы училищесында Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе дә бүген үз ишекләрен ачты. Үзәктә 14 кыз шөгыльләнә. Аларның бишесе «Динамо-Казан» хатын-кызлар клубында уйный, калганнары – илнең волейбол буенча юниор җыелма командасы составында. Узган елны алар 17 яшькә кадәрге кызлар арасында Европа чемпионатында җиңде.
Рөстәм Миңнеханов, тренерлар штабы белән очрашып, мәктәпне үстерү планнары турында фикер алышты. Аңа элеккеге балалар бакчасында урнашкан йокы корпусын күрсәттеләр. Аны төзекләндерүгә 160 млн сум акча тотылган.

Фото: tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading