16+

Үз бизнесыңның өстенлекләре бар

Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда 9 меңләп эшмәкәр, «Минем бизнес» форумында катнашып, төрле спикерларның тәҗрибәләрен, киңәшләрен тыңлады.

Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда 9 меңләп эшмәкәр, «Минем бизнес» форумында катнашып, төрле спикерларның тәҗрибәләрен, киңәшләрен тыңлады.

В акыйгада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисади үсеш министрлыгының инвестицион сәясәт һәм эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Милена Арсланова да сәламләде.

– Сезнең кызыксынуны күрү бик сөенечле. Татарстан һәрвакыт башка субъектлар арасында аерылып торды. Барнаул, Иваново, Ростов Дон, Краснодар, Свердлогорск, Калининград өлкәсендә үткәрелгән форумнардагы бөтен рекордларны да куйдыгыз. Сез – иң күбе. 9 мең кеше җыйганыбыз, башка шәһәрләргә трансляцияләр ясаганыбыз юк иде әле, – диде Милена Арсланова, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Департамент директоры билгеләп үткәнчә, форумның төп максаты – эшмәкәрләргә бизнесларын үстерү өчен белем бирү.

– Шулай ук форум – фикерләр, тәҗрибә алмашу, элемтәләр урнаш­тыру урыны да. Без сезнең бер-берегез белән танышып, бер-берегезгә бизнесыгызны үстерергә ярдәм итүегезне телибез. Сез шулай ук, әле бизнес башларга ниятләп кенә йөрүчеләргә дә ярдәм итәсез. Чөнки бизнес ул – риск. Әмма күп очракта бу үз-үзен аклый, чөнки үз бизнесыңның өстенлекләре бар, – дигән фикердә Милена Арсланова.
Ул шулай ук Татарстанның үз­мәшгульлек буенча пилот проектны тормышка ашыруын да билгеләп узды һәм үзмәшгуль буларак эш башлап та, аны зурайтып булуын искәртте.

– Илкүләм проект сезгә шундый мөмкинлекләр бирә, һәм бизнесыгыз үсешенең һәр этабында сез ярдәм чаралары табарсыз. Татарстанда, беренчеләрдән булып, «Минем бизнес» үзәге ачылды. Үзәккә бер мәсьәлә белән килеп тә, башка проблемаларыгызның да чишелешен таба аласыз, – дип, эшмәкәрләргә уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов та чыгышында Татарстанда бизнес алып бару һәм үстерү өчен максималь уңайлы мохит булдыруда актив эш башкарылуын билгеләп үтте.

– Бу форум безгә бик кирәк иде. Елдан-ел киңәябез, көчәябез. Шуңа күрә шушы форумны оештырган кешеләргә зур рәхмәт. Безнең рес­публика өчен бизнеска ярдәм итү мәсьәләсе – беренче дәрәҗәдәге бурыч. Бюрократик киртәләр булуы сер түгел, әмма без хакимиятнең бизнеска мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент искәрткәнчә, респуб­лика дәрәҗәсендә Татарстан Рес­публикасы районнарында һәр атна саен бизнес-климат мониторингы үткәрелә. Параллель рәвештә эшмәкәрлекне үстерүнең яңа цифрлы инструментлары булдырыла.

– Теләсә кайсы проект, аның күләменә карамастан, безнең өчен мөһим. Без республикада бизнес алып баруда мохит һәм зур мөмкинлекләр булсын өчен тырышырбыз, – диде Татарстан Президенты, чыгышын тәмамлап һәм форумда катнашучыларга үз эшләрен үстерүдә уңышлар теләде.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading