16+

Үз фатирын шартлату белән янаган казанлыны нинди җәза көтә?

Казанда Рихард Зорге урамындагы 77 йорттан полицейскийлар 44 яшьлек казанлыны урамга чыгара алганнар, ул фатирын шартлату белән янаган.

Казанда Рихард Зорге урамындагы 77 йорттан полицейскийлар 44 яшьлек казанлыны урамга чыгара алганнар, ул фатирын шартлату белән янаган.

25 июнь көнне иртәнге сигезләр тирәсендә казанлының өенә санитар эшкәртү өчен ялланган хезмәткәрләр белән бергә суд приставлары килгән. Әмма ир-ат өченче каттагы фатирга кереп бикләнгән һәм аны шартлату белән янаган. Подъездда яшәүчеләрне иртәнге тугызлар тирәсендә эвакуацияләгәннәр, ләкин кайбер фатирларда урыныннан тора алмаучы авырулар калган.

Шул йортта яшәүчеләр сүзләренчә, ир-ат сигез ел дәвамында үз фатирында чүп җыя, аны җыештыру үтенеченә дә колак салмый. Тирә-юньгә сасы ис таралган.
"Бүген приставлар торакны чистарту боерыгы белән бирегә килделәр. Әмма ул аларга ишекне ачмады һәм үзен агрессив тота башлады", - дип сөйләгән журналистларга шул өйдә яшәүче хатын.

Аның сүзләренчә, приставлар ир-ат янына беренче тапкыр гына килми. Әле узган елның октябрендә үк шул йортта яшәүчеләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, шуннан соң суд ир-атны чүп-чарларны җыештырырга мәҗбүр иткән.

Полицейскийлар, Росгвардия хезмәткәрләре ярдәме белән, хокук бозучы йортына керә алган, анда кинологлар һәм саперлар тикшерү уздырган. Фатирда шартлаткыч матдәләр табылмаган. Алга таба тикшерү өчен ир-ат полиция бүлегенә китерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading