16+

Үз фатирыннан кешеләргә карата ут ачкан ир элек полициядә эшләгән

30 май көнне Урал башкаласында атыш булган торак йорт ишегалдында хәзер тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Үз фатиры тәрәзәсеннән тирә-юньдәге кешеләргә карата ут ачкан ирне психиатрия экспертизасына җибәргәннәр. Яраланган 9 яшьлек кызга операция ясаганнар, ул әлегә реанимациядә. Зыян күргән Росгвардия хезмәткәрен инде хастаханәдән чыгарганнар. Аның аягы җиңелчә яраланган һәм ул үзен нормаль хис итә.

30 май көнне Урал башкаласында атыш булган торак йорт ишегалдында хәзер тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Үз фатиры тәрәзәсеннән тирә-юньдәге кешеләргә карата ут ачкан ирне психиатрия экспертизасына җибәргәннәр. Яраланган 9 яшьлек кызга операция ясаганнар, ул әлегә реанимациядә. Зыян күргән Росгвардия хезмәткәрен инде хастаханәдән чыгарганнар. Аның аягы җиңелчә яраланган һәм ул үзен нормаль хис итә.

Күпсанлы ату тавышын кайберәүләр фейерверк дип кабул иткән. Кызыксынучанлыклары аркасында "тамаша" карарга чыккан һәм шул вакытта эш буенча каядыр барган кешеләргә пулялардан качарга туры килгән. Дүртенче каттагы балконнан утлы коралдан атканнар. Шаһитлар сөйләгәнчә, ир-ат үз-үзен аңышмаган хәлдә булган. Башта ниндидер сүзләр кычкыра башлый, ә аннары карабинын тартып чыгара.

Шул хәлгә шаһит булган Дмитрий Половинкин: «Мин үз эшем буенча бара идем, шунда өч тапкыр ату тавышы ишетелде. Мин шунда ук бирегә килдем, өй читенә чүмәштем. Карасам, бер ир винтовкадан ата. Кешеләр кача башлады".
Бертуктаусыз очкан пулялардан кешеләр машиналар астына чүмәшә, кемдер якында урнашкан кибеткә кереп кача.

Константин Сергеев, кибетнең куркынычсызлык хезмәте башлыгы: "Шунда ук хезмәткәрләр полиция чакырты, ишекләрне ябып куйдык. Кибеттә булган барлык сатып алучыларны икенче бер куркынычсыз зонага эвакуацияләдек. Хезмәткәрләр барлык гамәлләрне дөрес башкарды. Алар хәтта штурм вакытында да кибеттә калды».

Махсус хезмәтләр урынга санаулы минутларда килеп җиткән. Җирле халык хокук саклаучыларны чакырганда ук, җинаятьче яхшы коралланган, дип хәбәр итәләр. Кешеләргә карата ут ачылган фатирда элеккеге полиция хезмәткәре яшәгәнлеге дә ачыклана.

Надежда Топырина: "Менә полиция хезмәткәре балкон янына килгәч тә, ул аңа: "Серега, Әйдә, чык, сөйләшик", диде. Ул: "Мин чыга алмыйм, мин теләмим", диде. Ул: "Син нәрсә инде, әйдә, сөйләшик", диде. Атыш оештырган ир шушы танышы, полиция хезмәткәренә дә ата башлады".

Росгвардия хезмәткәре беренче булып ут астына эләгә, аның аягы яралана. Тагын бер пуля 9 яшьлек кызга эләккән. Пуля аның эчен яралый. Мәктәп укучысының гомере өчен табиблар көрәшә. Шаһитлар сүзләренә караганда, зыян күргән кыз атыш вакытында машина эчендә булган. Пуля машина тәрәзәсен тишеп чыга. Яраланган кызны әтисе травмпунктка алып китә, аннан баланы балалар шәһәр хастаханәсенә озаталар.

Хокук сакчыларына фатирны штурм белән алырга туры килгән. Сергей Болков элеккеге хезмәттәшләрен ут белән каршы алган. Тикшерүчеләр соңыннан штурмлаган хокук сакчыларының саклагыч щитында 12 пуля эзен табалар.

Максим Чалков, Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе: «Свердловск өлкәсе буенча тикшерү органнары тарафыннан „Кече яшьтәге баланы үтерүгә һөҗүм итү“ һәм „Хокук саклау органнары хезмәткәренә һөҗүм итү“ маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр министрлыгында әлегә бу хәлне шәрехләүдән тыелдылар. Җинаятьче турында тулырак мәгьлүматлар юк. Ату оештырган Сергей Болковка 48 яшь, хокук саклау органнарыннан ул 10 ел элек кенә эштән киткән, хәрби тәҗрибәгә ия, соңгы елларда шәхси сак предприятиесендә эшләгән. Күршеләре аны, нигездә, уңай характерлый.

Сергей Махаев: "ул һәрвакыт адекват, уңай кеше, һәрвакыт ярдәм итте. Хәзер ни булганмы? Алкоголь, күрәсең".
Элекке полиция хезмәткәрен кулына корал алырга нәрсә мәҗбүр иткән, нигә кешеләргә аткан, аны моңа ни этәргән, боларны психологик-психиатрия экспертизасы ачыклаячак. Әлеге хәлгә шаһит булган кешеләр исәпләп чыгарганча, ул кимендә утлы коралдан 44 пуля чыгарган. Кылган гамәлләре өчен аңа гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading