16+

Үз изоляция чорында ялган белешмә сатучылар да табылган

Белешмәнең формасы Министрлар Кабинеты чыгарган формага туры килмәгәннәрен алып калалар.

Үз изоляция чорында ялган белешмә сатучылар да табылган

Белешмәнең формасы Министрлар Кабинеты чыгарган формага туры килмәгәннәрен алып калалар.

Шушы көннәрдә карантинны бозган 61 кешегә карата протокол тутырылган. 7 фейк таратучы штрафка тартылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга хәбәр иткәнчә, ялган белешмә сатучылар да бар. Аларны полиция хезмәткәрләре тикшерә.

- Бүгенге көндә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Бөгелмә, Чистай, Азнакай, Баулы, Зәй, Менделеевскига керү-чыгу юллары ябылды. Юлларда ЮХИДИ, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре кизүдә тора. Алар бөтен кешене дә туктатып, эштән бирелгән белешмәләрен сорый. Белешмәнең формасы Министрлар Кабинеты чыгарган формага туры килмәгәннәрен алып калалар, - диде Лилия Галимова.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading