16+

Үз сыйныфташларына һөҗүм итәргә әзерләнгән яшүсмерне тоткарлаганнар

"ВКонтакте" социаль челтәрендә шартлаткыч матдә әзерләү һәм сыйныфташларына һөҗүм ясау ниятләре турындагы мәгълүматны урнаштырган Сочидагы лицей укучысы тоткарланган.

"ВКонтакте" социаль челтәрендә шартлаткыч матдә әзерләү һәм сыйныфташларына һөҗүм ясау ниятләре турындагы мәгълүматны урнаштырган Сочидагы лицей укучысы тоткарланган.

Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәгендә "Российская газета" хәбәрчесенә хәбәр иткәннәр.
ФСБ хезмәткәрләре аның өендә мөстәкыйль рәвештә әзерләнгән шартлаткыч матдә табып алганнар. Шулай ук кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар, элемтә чаралары әзерләү өчен компонентлар, аларны җыю һәм куллану инструкцияләре булган шәхси көндәлек, моннан тыш мәгариф учреждениеләренә булган кораллы һөҗүмнәр турында материаллар да табылган. Оператив видео кадрларыннан күренгәнчә, яшүсмер үзе яши торган фатирдагы ашханәдә шартлаткыч матдәләрне сынап караган. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

18+

Фото: http://www.fsb.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading