16+

Үз улын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан ир-ат кулга алынган

Аны сорау алу өчен тикшерү бүлегенә китергәннәр.

Аны сорау алу өчен тикшерү бүлегенә китергәннәр.

Мәскәүдә кечкенә улын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан ирне кулга алганнар. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне ТАССка Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Баш тикшерү идарәсе вәкиле Юлия Иванова хәбәр иткән. "Аның кайда булуы ачыкланды, якын арада ул тикшерү гамәлләрен уздыру өчен ведомство бүлекчәсенә китереләчәк", - дигән ул. Ир-атка карата кече яшьтәге баланы үтерүгә һөҗүм итү турындагы эш тикшерелә.

4 августта, тикшерү фикеренчә, ул үзенең улын Мәскәүнең Шумилов урамындагы торак йортның бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан һәм качкан. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading