16+

Үз улын тоткынлыкка алган

Полицейскийлар тоткынлыкка алынган 3 яшьлек малайны азат иткәннәр.

Полицейскийлар тоткынлыкка алынган 3 яшьлек малайны азат иткәннәр.

Үтеп баручыларга утлы коралдан ут ачкан ир-атны кулга алганнар.

Нижневартовскида Өч яшьлек улын фатирда тоткынлыкта тоткан ир-ат сөйләшүләрдән соң малайны җибәрә һәм полициягә бирелә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 Сөйләшүләр ярдәмендә аны бирелергә күндерәләр. Ул баланы җибәргән, аны кулга алганнар, дип яза мәгьлүмат агентлыгы.

9 март иртәсендә ир - ат 9нчы каттагы фатир балконыннан үтеп баручыларга утлы коралдан ут ача, полиция хезмәткәрләре якындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуацияли. Хокук саклау органнарына ирнең хатыны мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, ире улын тоткынлыкка алып, фатирда бикләнгән һәм үз-үзен үтерү белән янаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ишекне ачарга тырышканда, ул балконнан ут ача.

Җинаятьче шәһәр мәйданында берничә җирле түрәне асып куюны таләп итә. Алар аның яраткан кызын үтергәннәр, ә берсе биоэкспериментлар ярдәмендә аның шәхесен үзгәрткән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading