Башкортстаннан 32 яшьлек полиция хезмәткәре үз йортында үле килеш табылган. Ир-атның үле гәүдәсен аның әти-әнисе тапкан. Беренчел мәгълүматларга караганда, хокук саклау органнары хезмәткәре үз-үзенә кул салган.
Хәзерге вакытта урында тикшерү оператив төркеме эшли. Булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын тикшерү үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан полиция хезмәткәрләре арасында үз-үзенә кул салулар саны буенча беренче урынны алган - 10 кеше. 2019 елның җәй ахырына Эчке эшләр министрлыгының тугыз хезмәткәре үз-үзенә кул салган. Зур гауга чыгарган очрак 5 августта булды - автомобиль руле артында 23 яшьлек Уфа егете тукталган йөк машинасына килеп бәрелгән иде. Үзү-үзен үтерүен егет туры эфирда трансляцияләгән. Ни кызганыч, мондый юлга баручылар якыннарына һәм туганнарына ничаклы хәсрәт китерүләрен аңлап бетерми.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар