16+

Заһитова белән Медведева көрәше дәвам итә

АКШта фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының беренче туры узды.

АКШта фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының беренче туры узды.

Калган турлар – Канада, Финляндия, Япония, ­Россия, Франциядә, ә финал өлеше исә кабат Канадада узачак. Спортның бу төрен яратучыларның игътибары, әлбәттә, Алина Заһитова белән Евгения Медведевага юнәлгән. Бу ике спортчы быелгы сезонда кабат бозда очрашачак, әмма Гран-при этапларында түгел: Заһитова Россия белән Финляндиядә узачак этапларда чыгыш ясаса, Медведева – Канада белән Франция­дә. Ә очрашу өчен аларга һәркайсына финалга хәтле үтәргә кирәк булачак. Этапларга сайлану рейтинг һәм жирәбәдән торса, финалга үтү алдагы турларда ирешелгән нәтиҗәләргә бәйле.

Тагын бер очрашу мөмкинлеге – Россия чемпионаты. Аннан соң әле тагын Европа һәм Дөнья чемпионатлары бар. Моңардан тыш, Алинә белән Евгения Россия данын командалар чемпионатында якларга мөмкин, ул чагында инде алар бер-берсенә көндәш булмый.
Узган сезон буенча, көндәшлек Алинә Заһитова файдасына – 2:0 (Европа чемпионаты һәм Олимпиада). Әмма быелгы сезоннан башлап катлаулы өлешләр өчен баллар азайтылган, ә салмак программа белән чыгыш ясаучыларның мөмкинлеге арта төшкән.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading