16+

Закон бозганнарга — яңа штрафлар

Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы гадәти булмаган форматта узды.

Закон бозганнарга — яңа штрафлар

Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы гадәти булмаган форматта узды.


Республикада коронавирус пандемиясе таралу куркынычы янау сәбәпле, тугызынчы утырышта катнашучылар битлекләрдән булу өстенә, төрле мәйданнарга таралып эшләде. Мәйданнарның дүртесе Казанда булса, калган икесе Әлмәттә һәм Чаллыда урнашкан иде. Барлыгы 6 мәйданда 99 депутатның 89 ы катнашты. Закон чыгару органнары вәкилләре ачык тавыш юлы ярдәмендә фикерләрен белдерде. Дәүләт Советы эшчәнлеген яктыртучы журналистлар да дистанцион рәвештә эшләде.


Депутатлар бүген кабул иткән төп законнарның берсе —коронавирус таралуны булдырмас өчен кертелгән үзизоляция режимын бозучыларга карата административ штрафларның күләмен раслауга кагылышлы иде.


Закон нигезендә, әлеге режимны бозучыларга 1-4 мең сум күләмендә, ә законны кабат бозганда, 5 мең сум күләмендә штраф каралачак. Вазыйфаи затларга килгәндә, аларга 15-40 мең сум, ә законны кабат бозучыларга, 40-50 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затлар 200-300 мең сум, ә икенче тапкыр хокук бозса, 500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.


Закон бозуга кагылышлы беркетмәләрне төзү муниципаль органнарга йөкләнеләчәк.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әлеге закон проектына фикерен җиткерде.
- Кызганычка каршы, халык кертелгән тыюларның ни кадәрле мөһим икәнен әле аңлап җиткерә алмый. Коронавирус тарала бара. Без үзенең һәм якыннарының, тирә юнендәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртмаучылар өчен чаралар күрәбез. Бу гражданнарның гомерен һәм саламәтлеген саклау өчен кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading