16+

Законсыз уен автоматларын ачыкларга халык булыша

Былтыргы нәтиҗәләр буенча Татарстанда 2930 уен автоматлары эше туктатылган.

Былтыргы нәтиҗәләр буенча Татарстанда 2930 уен автоматлары эше туктатылган.

Татарстанның куркынычсызлык Советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, бүген дә республикада законсыз уен автоматлары белән көрәш бара. Яшерен казиноларны ачыкларга күп очракта гади халык ярдәм итә. «Халык контроле» аша да әлеге темага күп кенә шикаятьләр килә. Еш кына уен автоматлары шул оешмага караганын дәлилләү авыр. Шуңа да якын арада Татарстан уен автоматларын саклаган өчен җаваплылык кертергә кирәк дигән инциатива белән чыгарга уйлый. «Бердәм Россия» «Яшь Гвардия»нең Татарстандагы активисты Эдуард Сәләхетдинов белән булган күңелсезлек турында да «Татар-информ» агентлыгына Айрат Шәфигуллин үз аңлатмасын бирде. Былтыр Сәләхетдиновтан хокук саклау органнарына законсыз уен автоматлары турында 8 хәбәр ирешкән.

- Без булган хәлләргә бик борчылабыз. Теләсә кайсы кешене кыйнау да тикшерелергә тиеш, - ди Айрат Шәфигуллин. Сәләхетдинов белән булган хәлләрнең сәбәбе бары тикшерү барышында гына ачыкланачак дип тә өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading