16+

Заманында бөтендөнья хитына әйләнгән "Ламбада" җырын башкаручының үлеме табышмак булып кала

Бразилиядә яшәүче Лоалва Браз 1989 елда "Ламбада" җырын башкарып бөтен дөньяга танылган иде.

Заманында бөтендөнья хитына әйләнгән "Ламбада" җырын башкаручының үлеме табышмак булып кала

Бразилиядә яшәүче Лоалва Браз 1989 елда "Ламбада" җырын башкарып бөтен дөньяга танылган иде.

Ә менә аның 63 яшендә кинәт кенә һәм табышмак булган үлеме буенча бүген тикшерү эшләре баруы хакында хәбәр итә "Стар хит".

Чит ил матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, җырчының йортына ике таныш булмаган кеше кереп чыкканнан соң, анда бераздан янгын чыгып, аны сүндерергә янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җитә. Алар китеп озак та үтми, янгын сүндерүчеләргә кабат килергә туры килә: бу юлы Лоалва Бразның машинасындагы утны сүндерергә. Янган машинаның арттагы утыргычында җырчының мәетенә дә алар тап була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading