16+

Занзибардан кайткан авыру ирне аэропорттан ук хастаханәгә озатканнар

Казан аэропортында Занзибардан кайткан авыру пассажир ачыкланган. Санитария контроле үткәндә аңарда югары температура ачыкланган һәм вируслы авыруның башка симптомнары да табылган.

Казан аэропортында Занзибардан кайткан авыру пассажир ачыкланган. Санитария контроле үткәндә аңарда югары температура ачыкланган һәм вируслы авыруның башка симптомнары да табылган.

Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева сөйләде.
Аэропорттан ук ирне йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәгә озатканнар. Биредә аңа "хастаханәдән тыш пневмония" диагнозы куйганнар. COVID-19ка тест тискәре нәтиҗә күрсәткән, ләкин табиблар коронавирус белән зарарлануны да кире какмыйлар, бәлкем, аның очрагында әлеге йогышлы чир җиңелчә  булырга мөмкин. Ир-атка компьютер томографиясе ясаганнар.
Пациенттан тагын маляриягә анализ алганнар, ләкин ул да расланмаган.
Самолетта әлеге ир белән бергә тагын 329 кеше очкан, шуларның 192се - Татарстан кешесе. Алар хакындагы мәгьлүмат республика сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган. Башка субъектлардан килгән пассажирлар турындагы мәгълүмат Роспотребнадзорның җирле идарәсенә тапшырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading