16+

Үзебезгә дә, күршеләргә дә эш җитәрлек

Казанда бүген дә 19 мең эш урыны бар, ә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны – 3425 кеше.

Казанда бүген дә 19 мең эш урыны бар, ә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны – 3425 кеше.

– Эшкә урнаштыру – мөһим мәсьәлә. Казанлылар гына түгел, күршеләрдән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән белгечләрне дә Казан эш белән тәэмин итә. Пенсия реформасы якынлашкан чорда, пенсия алды яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итүгә аеруча җаваплы карарга кирәк, – дип искәртте Казан мэрының беренче урынбасары Евгения Лодвигова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
«Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры Марат Хәйруллин докладында әйтелгәнчә, быелның сигез аенда мөрәҗәгать иткән 12 712 кешенең 70 проценты эшкә урнаштырылган.  
Эш урыны була торып, каян килеп чыккан соң ул 3425 эшсез? Шушындый сорау туарга мөмкин.

– Кешеләр күңелләренә хуш килерлек эш сайлый. Быел вакансия­ләр буенча 55 ярминкә үткәрелде инде. Аларга 18 мең кеше килде, эш урыны булганнар да килде, болары – кулайрак эш урыннары эзләүчеләр, – дип аңлатты Марат Хәйруллин. – Мәшгульлек үзәкләрендә яңа һөнәрләргә дә өйрәтәбез. Мәсәлән, 1313 эшсез һөнәри курслар узды, 47 кеше шәхси эшкуарлык эшчәнлеге башлап җибәрде. Декрет чорындагы 255 хатын да яңа белгечлекләргә укыды.
Казанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру – аерым игътибар үзәгендә. Быел квота һәм резерв программалары нигезендә 236 инвалид эшкә урнашкан. Инвалидлардан 58 кеше кондитер, котельный операторы, маникюр, парикмахер, электромонтер һөнәренә өйрәтелгән.

«Беренче эш урыны» («Первое рабочее место») һәм «Яшьләр практикасы» («Молодежная практика») программалары бар.
– Быел 56 егет белән кыз эшкә урнаштырылды. Төрле уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итсеннәр, – диде Марат Хәйруллин.

Башкалада 2041 кеше җәмәгать һәм вакытлыча эшләрдә катнашкан. Мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә җәйге каникул айларында 1332 мәктәп укучысы да вакытлы эшләрдә эшләгән. Казанның һәр районындагы мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәгеләрне эш белән тәэмин итү һәм эш урынында саклау буенча консультация пунктлары булдырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading