16+

Үзебезнең машиналарны сатып алганда транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр

Россиялеләр үзебездә җитештерелгән автомобильне сатып алган очракта транспорт салымын түләүдән вакытлыча азат ителергә мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка шундый мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итә RT.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәч, үзебезнең машина җитештерүчеләр җитештерү һәм сату күләмнәрен торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеген алды.

"Аерым алганда, россиялеләр үз машиналарыбызны сатып алганда ике-өч елга транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин булыр иде" дип саный инициатива авторы.

Шулай ук ул машиналарны утильләштерү программасын яңартып, яңа транспорт сатып алуга субсидияләр биреп була, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading