16+

Үзебезнең Мr. Ricco соуслары тиздән яңартылган капта чыга башлый

Үзебезнең Казан май комбинатында җитештерелә торган Мr. Ricco соуслары тиздән яңартылган капта чыга башлаячак.

Үзебезнең Казан май комбинатында җитештерелә торган Мr. Ricco соуслары тиздән яңартылган капта чыга башлаячак.

«НЭФИС-БИОПРОДУКТ» акционерлык җәмгыяте дизайнерлары үткәргән тикшерүләргә нигезләнеп, һәр төр соус кабындагы тышкы бизәлешне үзгәртергә булганнар. Дизайнерлар әйтүенчә, монда төп игътибар - азрак элементлар кулланып, продуктны күзаллау мөмкинлеге тудыру. Әйтик, «Чесночный» соусының тышлыгына - сарымсак, «Грибной»ныкына гөмбә рәсеме урнаштырырга телиләр. Мr.Riccо соусларының алтысы - үсемлек мае, дүртесе томат белән ясала. Ак соуслар табигый үзенчәлекләрен озаграк саклый торган ПЭТ-шешәләрдә чыгарыла башлаячак.

- Мr.Ricco - БИО-КОНТРОЛЬ сыйфат стандарты булган сәүдә маркалы соуслар булып санала. Продукция сертификация узган, составында ГМО юк, продуктның бөтен өстенлекләре аның кабында күрсәтелгән. Барлык язулар, искәрмәләр яхшырак күренсен өчен, ак фон сайланды. Соус савытында үтә күренмәле пленкалы урын бар, бу - сатып алучыга продуктны үз күзләре белән күрсен өчен ясалган. Безнең яңартылган каптагы соуслар кибет киштәләрендә башкалардан ерактан ук аерылып торыр дип ышанам, - ди «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» акционерлык җәмгыятенең маркетинг һәм сату буенча директоры Юрий Карякин.

2012 елдан Мr.Ricco соуслары дүрт ел дәвамында Россиядә чагыштырмача яңа технология буенча әзерләнә торган слив-капларда чыгарылган. Бүген бу алымга кабат әйләнеп кайтырга булганнар. Кәгазь урынына термо материал кулланып эшләнгән слив-­этикеткаларга халык арасында да сорау зуррак икән.
Mr.Ricco майонезлары савытларында да үзгәреш­ләр күзәтелә. Каптагы язулар күзгә ташланып торсын өчен, дизайнга игътибар бирәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading