16+

Земфира җырлый һәм музейда футбол булачак?!

45 миллион сум... Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында (14 июнь-15 июль көннәрендә) булачак мәдәни чаралар өчен республика бюджетыннан шуның кадәр акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың күп өлеше читтән килгән «йолдызлар»га тотылачак.

45 миллион сум... Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында (14 июнь-15 июль көннәрендә) булачак мәдәни чаралар өчен республика бюджетыннан шуның кадәр акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың күп өлеше читтән килгән «йолдызлар»га тотылачак.

– Республиканың барлык театрлары үз акчаларына сезонны озынайта. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бюджетыннан 5 миллион сум акча бүленде. Министрлар Кабинетыннан өстәмә 40 миллион сум акча бирелде. Аңлыйсыздыр инде, зур «йолдыз»лар рәхмәт өчен генә килмәячәк. Акчаларның күп өлеше аларга гонорар буларак бара, – ди Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова.

Чемпионат матчлары вакытында Казанда концерт, спектакль, ачык һавада кино күрсәтү, күргәзмә, музыкаль фестиваль кебек 90га якын мәдәни чара булачак.

25 июнь көнне Казан музейларында «Футбол төне» чарасы башланып китә. Биредә Казан Кремле музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее катнаша. Бу көнне музейга керү бушлай булачак.

– Россия Федерациясе мәдәният министры карары буенча, чемпионатны кабул итүче һәр төбәктә мондый чара булырга тиеш. Хәзер без спорт темасына бәйле экспонатлар, интерактив мәйданчыклар турында фикер алышабыз. Шулай ук квест, флешмоб, викториналар да булачак. Музейлар бик тырышып әзерләнә, – ди Эльвира Камалова.

Салих Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концерт залында Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» фестивале классик музыка концертын, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Все флаги в гости едут к нам» һәм «Цветущий Татарстан» фестивальләре тәкъдим итәчәкләр. «Казан» гаилә үзәге каршында «Җанатарлар фестивале»нең төп сәхнәсе урнашачак.

Биредә иң яхшы татар эстрадасы җырчылары, республика халык иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 4 июль көнне биредә үк танылган рок җырчысы, композитор Земфира да чыгыш ясаячак.
Тупчылар сараенда «Музыка веры» Халыкара дини музыка фестивале булыр дип көтелә. Шулай ук Казан Кремле бинасында «The Kremlin Confederation of Art» фестивале булачак. Биредә классик музыканың заманча яңгырашын, татар альтернатив музыкасын ишетеп була.
Казанда узачак музыкаль фестивальләрнең төп «йолдызлары» арасында танылган музыкант Игорь Бутман, Иван Фармаковский (Россия-АКШ), безгә «Үзгәреш җиле» фестивале аша яхшы таныш булган Вадим Эйленкриг, Олег Аккуратов, Алексей Козлов, «Арсенал» төркеме, Гуру Грув, Билли Новик та булачак.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры «Шаляпин. Нуриев. Казан» халыкара фестивален оештыра. Биредә «Спартак», «Баядерка», «Лебединое озеро», «Алтын Урда» балетлары, «Пиковая дама», «Турандот», «Трубадур» опералары куелачак. Спектакльләрдә Әрмәнстан, Италия, Грузия, Украинадан чакырылган йолдызлар катнашачак.

12 июньдә Татарстан зурлап Россия көнен билгеләп үтә. Төп бәйрәм чаралары Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында булачак. 18 июньдә Лобачевский паркында Китапханәчеләр көне узачак. Китап сөючеләр биредә китап алышып, әдәби әсәрләрне анализлап, шигырь, проза укып ял итә алачак.

7-12 июнь көннәрендә Волга елгасында Мәдәни-спорт чарасы «Музей регатасы– 2018» булачак. Биредә туристлар Зөя утрау-шәһәрчегенә, Болгарга һәм Казанга су юлы белән килә алачак.
Черек күл паркы, Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы, Горький-Әмәт урман-паркында ачык һавада спорт тематикасына багышланган кино күрсәтәчәкләр.
Республикада узган барлык мәдәни чараларга футбол җанатарлары ташлама белән йөрергә мөмкин. Ташлама күләме 50 процентка кадәр булырга мөмкин. Россия Федерациясе Вице-премьеры Виталий Мутко шундый тәкъдим белән чыккан. Ташлама алу өчен җанатар паспортын – Fan-IDны гына күрсәтергә кирәк булачак.

Ростуризм мәгълүматлары буенча, Чемпионат вакытында Россиягә 1 миллион чит ил җанатары киләчәк. Тагын 1,5 миллионы Россия фанатлары булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading