16+

Үзен 13 яшьлек малай дип таныштырган 32 яшьлек ир 11 яшьлек кызчык белән аралашкан

Владимирда яшәүче ирне социаль челтәр аша 11 яшьлек кызны интим темага аралашуга этәргәне өчен хөкем итәчәкләр.

Владимирда яшәүче ирне социаль челтәр аша 11 яшьлек кызны интим темага аралашуга этәргәне өчен хөкем итәчәкләр.

Ир-ат кыз белән социаль челтәрләрдә танышкан һәм үзен 13 яшьлек малай дип таныштырган.
Владимирда яшәүче ир-атны социаль челтәр аша 11 яшьлек Казан кызын интимга этәргәне өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Агымдагы елның февраль аенда Владимирда яшәүче ир-ат социаль челтәрләрнең берсендә 11 яшьлек Казан кызы белән танышкан, әмма ир-ат үзенә уйдырма исем уйлап тапкан һәм аңа нибары 13 яшь булуын әйткән.
Кызчык белән социаль челтәр аша язышу вакытында бу явыз ниятле сексуаль темаларга аралашкан. Моннан тыш, ул кызны интим видео ясарга һәм шуны аңа җибәрергә күндергән.

Алга таба кызның әнисе, баланың мәктәптәге өлгереше турында борчылып, аның социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә кереп китә. Һәм биредә кызының бер кеше белән хат язышуына юлыга. Ул шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән, шуннан соң ир-атны кулга алганнар.
Аны "Балигь булмаган балага карата җенси гамәлләр" маддәсе буенча җинаятьтә гаеплиләр. Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул өендә, сак астында. Тиздән аның эшен судка җибәрәчәкләр. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading